Шереметьево аэропортындагы вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган
«Аэрофлот» халыкара һәм Сочига рейсларны расписаниедән алган.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Шереметьево аэропортында Латвиянең AirBaltic авиакомпаниясе самолеты белән килеп чыккан вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган, дип яза РБК.
«Аэрофлот» Болонья, Дюссельдорф, Минеральные Воды, Осло, Мюнхен, Рим, Стокгольм, Истанбул, Таллин, Франкфурт-на-Майнега халыкара рейсларны һәм бу шәһәрләрдән рейсларны расписаниедән алган....